Чепья авыл җирлеге яңалыклары. Чепья авылында халык җыены

2021 елның 5 феврале, җомга

5 февраль көнне Чепья авылында Балтач районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы катнашында Чепья авыл җирлегендә халык җыены булып узды.Җыелышта җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре,  авыл старосталары, дин әһелләре, җирлек активы катнашты.

Гражданнар алдында Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизулла улы 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар турында чыгыш ясады. Аннары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов районның 2020 елгы нәтиҗәләре һәм бу елда башкарылачак эшләр турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International