Балтач муниципаль районының 2020 нче елда социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

3 февраль көнне Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашында Балтач муниципаль районының 2020 нче елда социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү тармагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы булып узды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре белән үзәк директоры Алмаз Нургалиев чыгыш ясады. Ә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләрнең 2020 елдагы эшчәнлеге, 2021 елга перспективалар һәм бурычлар турында бүлек башлыгы Алсу Гатиятуллина сөйләде. Алга таба район башлыгы Рамил Нотфуллин социаль хезмәт күрсәтү системасында нәтиҗәле хезмәтләре өчен Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Энҗе Корбанова һәм социаль хезмәткәр Нина Сидорованы бүләкләде, ә Алсу Гатиятуллина партнер-оешмаларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International