Гайсин Әмирхан Шәймәрдән улының 90 яшьлек юбилее

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 елның 2 февралендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсин Әмирхан Шәймәрдән улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта Әмирхан Гайсин хатыны белән яши, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы, өч оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International