Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулуга багышланган митинг

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2 февраль көнне «Ватанны саклаучылар» паркында Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулу уңаеннан истәлекле дата кысаларында Балтач «Форпост» үзәге директоры Гилемҗанов Ф.Ш., Норма авылы 2 нче агросәнәгать һөнәри көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Л. И. Фазуллина чыгышлары белән митинг узды. Митингта катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Чарада шулай ук «Факел» клубы директоры А.М. Зәкиев, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ башлыгы Л. Х. Һадиева, Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International