Бүген, 2 февральдә, Балтач районында авыл хуҗалыгы алдынгылары җыены узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров, "Арча" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Минтимер Вагыйз улы Минһаҗев, Татарстан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев катнашты.
Эшлекле сәфәре барышында министр Чепья авылында урнашкан «Май» авыл хуҗалыгы кулланучылар җитештерү кооперативында булды, анда ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән төзелгән атланмайны фасовкалау һәм сөтне пакетлау буенча яңа линияне карады. Кооператив 2018 елда төзелгән һәм 10 кешене эш белән тәэмин иткән, ә 2019 елда министрлыкның матди-техник базасын үстерү өчен 42,2 млн сум күләмендә грантын откан һәм 2020 елда эшкәртү линиясен төзегән. Бүген сөт эшкәртүнең уртача тәүлеклек куәте 40-65 тоннага җитә.
Марат Җәббаров шулай ук Салавыч авылында заманча таләпләргә җавап бирүче 1600 баш савым сыерына исәпләнгән «Татарстан» авыл хуҗалыгы кооперативының яңа сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты. Биредә «Карусель» роботлаштырылган саву системасы, тирес чыгару өчен автоматлаштырылган җайланма урнаштырылган. Балансланган ашату азык үзәге ярдәмендә тәэмин ителә. Ә махсус программалар терлекләрнең сөт сыйфаты буенча сәламәтлеген анализлый. Бер сыердан тәүлеклек уртача савым 31-32 литр тәшкил итә. Киләчәктә кооператив 800 башка исәпләнгән сөт-товар фермасының икенче һәм өченче чиратын төзергә, бозаулату бүлеген ачарга һәм тәүлеклек савымны 48 тоннага кадәр арттырырга ниятли.
Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашты һәм Мәдәният йорты фойесында тәкъдим ителгән җирле аграрчылар продукциясе белән танышты.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы чыгыш ясады. «2020 ел безнең районның агросәнәгать комплексы өчен уңышлы ел булды. Район урып-җыю кампаниясе чорында 130 мең тонна бөртеклеләр уңышын җыеп алды һәм республикада иң югары уңдырышлылыкка иреште, бер гектардан уртача 42,6 центнер», - дип, хәбәр итте Рамил Нотфуллин.
Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында район бер ел эчендә 6 пунктка күтәрелеп, 6 урынны били. 2020 елда акчалата керем 3,5 млрд. сум тәшкил иткән (2019 елга карата 117%).
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Балтач районының агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә югары бәя бирде, югары нәтиҗәләр һәм намуслы хезмәтләре өчен агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерде.
Районның иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.