Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 2021 номерлы Указы белән 2021 ел - туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дәүләт милли сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе - телләрнең күптөрлелеген саклау, туган телләрне, шул исәптән интернет-технологияләр ярдәмендә өйрәнү өчен шартлар тудыру.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2013 елдан «Ана теле» Татар телен дистанцион укытуның уникаль проекты эшли. «Ана теле» проекты Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә яшәүче барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтүгә юнәлтелгән. Укыту бушлай һәм өч телдә (инглиз, татар, рус) алып барыла.
Теркәлү өчен сылтама http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx
Элемтә өчен җаваплы зат – Айгөл Басыйрова, «Ана теле» проекты буенча җитәкче, 89250119550, aigul.basyrova@ef.com