30-31 гыйнвар көнне Рафаэль Садыйков истәлегенә хоккей турниры узды. Финалда "Норма" һәм "Игенче" командасы очрашты. 5:2 исәбе белән җиңеп, нормалылар районда быелгы өченче турнирның җиңүчесе булып танылдылар.
1 урын - "Норма" (Норма авылы)
2 урын - "Игенче" (Карадуган авылы)
3 урын - "Кызыл юл" (Чутай авылы)
4 урын - "Вираж" (Чепья авылы)
"Кызыл юл" командасыннан Илнур Хабибрахманов иң яхшы капкачы, "Норма" командасыннан Хакимов Мурат иң яхшы сакчы, "Игенче" командасыннан Гафуров Ирек иң яхшы һөҗүмче исеменә лаек булдылар.
Галимов Ленар ("Игенче"), Закиров Линар ("Вираж"), Юсупов Радис ("Норма") Садыйковлар гаиләсенең махсус призларына ия булдылар.