ГХАТ бүлегенең 2020 елда эшчәнлеге

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

2020 елда 866 гражданлык хәле актлары теркәлде: 230 туу акты, 436 үлем акты, 137 язылышу акты, 45 аерылышу акты, 8 аталыкны билгеләү акты, 10 исем алыштыру акты. Юридик әһәмияткә ия булган 1407 башка юридик хезмәтләр һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасы аркылы кергән 9096 запрос каралды.   

Демографик күрсәткечләргә күз салсак, 2020 елда Балтач районында 230 баланың туу очрагы теркәлде, Казанда туган балалар саны белән бергә кушсак 380 нарасый дөньяга аваз салды. Яңа туган сабыйны теркәгәндә хәзер территориаль бәйлелек булмаганлыктан, әниләр балаларын шәһәрдәге бала тудыру йортында ук терки алалар. Бер гаиләдә игезәк балаларның туу очрагы теркәлде. Беренче балаларын алып кайтучылар-30%, икенче балаларын- 35%, өченче балаларын- 26%, дүртенче һәм аннан соң туган балаларын- 9% әни алып кайтты. Бер гаиләдә 9 нчы баланың туу очрагы теркәлде. Иң өлкән әтигә-50, әнигә-45, ә иң яшь әти-21, әни-19 яшьтә. Тулы булмаган гаиләләрдә-12 баланың туу очрагы теркәлде. Иң күп туу очрагы: Балтач бистәсе, Норма, Чепья, Борбаш, Сосна, Куныр, Нөнәгәр, Карадуган авыл җирлекләрендә теркәлде.

2020 елда 137 пар гаилә корып яши башлады. Узган ел белән чагыштырганда кимү күзәтелә, бу инде яз көне коронавирус пандемиясе белән катлаулы вәзгыять килеп чыгу белән дә бәйле. Уртача өйләнешүчеләрнең яше -28 яшь, бүгенге көндә гаилә корырга яшләр бик ашыкмый. Иң өлкән кияүнең яше-63, иң яшенә 20 яшь, иң өлкән кәләш яше-65, иң яше-17 яшь.Яңа туган гаиләләрнең 78% татар, 7,2%- удмурт, 2%-мари һәм 13% катнаш гаиләләр тәшкил итә.

Белгәнебезчә, җәмгыятебезне нык борчуга салган мәсьәләләрнең берсе - гаиләләрнең таркалуы. Узган ел районда 45 гаилә таркалды, шуларның 39 очрагы суд карары нигезендә булса, 6 очрак уртак гариза нигезендә. Алдагы ел белән чагыштырганда, 10% кимүе күзәтелә. Нәтиҗәләренә күз салсак, 15-25 ел яшәүче-9 гаилә, 10-15 елга кадәр-7 гаилә, 5-10 елга кадәр 15 гаилә һәм 1-5 елга кадәр 14 гаилә таркалды. Шуларның 5 се  катнаш гаилә (удмурт-татар(1), рус-татар(4) гаиләләре), калган аерылышучылар татар милләтеннән.

143 нче ФЗ нигезендә үлем очрагы 3 көн эчендә рәсмиләштерергә тиеш. Үлүчеләрнең җәсәдләрен җирләүне, аны оештыру өчен җаваплы авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле катнашында, үлем турында дәүләт таныклыгы булганда гына башкару зарур. Үлем очрагы бу дәвердә теркәлмәсә, Пенсия фонды, салым хезмәте органнарына, социаль яклау үзәге һәм башка органнарның эшчәнлегенэ  кыенлыклар тудыра һәм икътисад кагыйдәләрен бозуга китерә. 2020 елда тиешле вакытыннан сон теркәлгән сәбәпсез очраклар булмады. 436 үлем очрагы теркәлде. Шуларның 221 ир-атлар, 215 хатын кызлар. 80 яштән югары 221 кеше, хезмәткә сәләтле-64 кешенең үлү очрагы теркәлде. Үз-үзенә кул салу юлы белән 17 очрак, авариядә -3  һәм суга батып үлүчеләрнең – 3 үлү очрагы теркәлде.

2020 ел барлык ГХАТ бүлекләре өчен катлаулы һәм үзенчәлекле булды. Беренче чиратта ул ГХАТ бүлекләрендәге барлык гражданлык хәле актлары язмаларының беренче данәләрендә булган мәгълүматны электрон формага күчерү белән бәйле иде. Балтач районы ГХАТ архивында 150 меңнән күбрәк акт язулары саклана, аларның 1920-1929 елга кадәр китаплар гарәп графикасында, 1929-1940 елга кадәр латин графикасында язылган. Бүгенге көндә алар барысы да Бердәм дәүләт реестрына кучерелде.

Быел яз көне коронавирус пандемиясенә бәйле катлаулы вәзгыять килеп тууга карамастан, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган күптөрле һәм күпкырлы чаралар узды.  Беренчеләрдән булып районыбызда 1 язылышкан парны һәм район үзәк хастәханәсендә беренче туган баланы тантаналы рәвештә котлап, аларга ТАССР ның 100 еллык медале тапшырылды. Шулай ук районынның 100 парына һәм 100 туган балага да шундый ук котлау чаралары оештырылды.

Белгәнегезчә, ГХАТ бүлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып, гаилә институтын ныгыту, аның кануннарын саклау, ишле гаиләләрнең абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау тора. “Яшь гаилә” клубының эшчәнлеге дә гаилә дәрәҗәсен ныгыту һәм үстерүгә юнәлтелгән. Яшьләр белән төрле тренинглар, сөйләшүләр алып барыла. Шулай ук югары сыйныф укучылары өчен гаилә тормышына әзерләү дәресләре уздырыла, укучыларның бик күп сорауларына җаваплар бирелә.

Яшь буынны тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Ай саен 14 яше тулган балаларга тантаналы рәвештә мөһим документ – паспорт тапшырыла.

Район ГХАТ бүлеге шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. 2020 елның октябрь аенда “Милләт язмышы гаиләдә” дип исемләнгән бай тарихлы чара уздырылды.

Билгеләп үткәнчә, районыбызда гаилә бөтенлеген пропагандалауга  зур игътибар бирелә. Районда 10 меңнән артык гаилә яши, 548 күпбалалы гаилә исәпләнә. Гаилә бәйрәмнәре, туй юбилейларын уздыру, тантаналы никах теркәү, бала туу очракларын теркәү танталы рәвештә үткәрелә. 15 май халыкара гаилә көнендә, тантаналы рәвештә Абдуллиннар гаиләсенә 9 баланың туу таныклыгы тапшырылды һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә районның спорт династияләрен котладык.

Иң куанычлысы, республикадан читтә дә танылу алган күркәм гаиләләребез бар. Районыбыз өчен 2020 нче елның күренекле һәм әһәмиятле вакыйгаларының берсе булып, Борбаш авылыннан Рөстәм һәм Лилия Заһидуллиннар «Ел гаиләсе» Бөтенрәсәй конкурсында «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүче булды.

Гаилә институтын ныгыту, аның кануннарын саклау, ишле гаиләләрнең абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау ГХАТ бүлегенең өстенлекле эшчәнлегенең берсе булып тора һәм без бу эшчәнлегебезне киләчәктә дә дәвам итәрбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International