Хәкимҗанова Рәхимә Газизулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

28 гыйнвар көнне Балтач районы муниципаль архивында чирек гасыр (1958-1986) хезмәт куйган ветераныбыз - Хәкимҗанова Рәхимә Газизулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәхимә Газизулла кызы ул елларда бик күп документлар җыеп эшкәрткән һәм бу документаль мирас бүгенге көнгә кадәр сакланган. Архивтагы күп документлар бүген дә аның куллары җылысын саклый.

Юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның котлау хаты, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук хөрмәтле ветеранны тәбрикләп, Балтач район башкарма комитетыннан һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетыннан килгән хезмәттәшләре дә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International