26 гыйнвар көнне Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов Балтач муниципаль районының 2 нче номерлы агросәнәгать һөнәр көллияте студентлары белән «Без коррупциягә каршы!» һәм «Коррупция белән көрәш» дигән темаларга түгәрәк өстәл үткәрде.
Чарада Норма авылы 2 нче номерлы агросәнәгать һөнәри көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Л.И. Фазуллина һәм 7 кешедән торган «Форпост» отряды әгъзалары катнашты.
Максатлар: коррупциягә каршы көрәш һәм аны кисәтү ысуллары турында сөйләү, коррупциячел хокук бозулар өчен җәзаның котылгысыз булуына инану формалаштыру, хокукый аң тәрбияләү һәм хокукый культураны арттыру.