2021 елның 25 гыйнварында Чутай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Низамиева Мөнәвәрә Зыятдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, "Кызыл юл" авыл хужалыгы җитештерү кооперативы икътисадчысы Фәйрүзә Сәгзетдинова юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.