Бүген, 26 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы һәм Балтач районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Шагаева Алия Юныс кызы Борбаш урта мәктәбендә, Салавыч күппрофильле лицеенда, 3 нче номерлы Балтач балалар бакчасында һәм Кече Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышты.