2020 елда Россия Банкы "Пенсион ФГ" - өлкәннәр, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс белеме буенча онлайн-дәресләр проектын тормышка ашыра башлады. Татарстан Республикасы әлеге чарага республика халкының югары дәрәҗәдә җәлеп ителүен күрсәтте һәм Россия Федерациясендә беренче урынны алды.
Россия Банкы уздыра торган финанс белеме буенча дәресләрнең уникальлеге шунда ки, алар конкрет банк продуктларын тәкъдим итми, коммерция оешмаларына бәйле түгел һәм белем бирү максаты белән генә булдырылган. Дәресләр үткәрү өчен төп мәйданчыклар булып халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тора.
Проектта катнашу өлкән буынга финанс дөньясында ирекле юнәлеш алырга һәм аларга кирәкле хезмәтләрне сайларга мөмкинлек бирә, шәхси финанс тотрыклылыгын һәм куркынычсызлыкны тәэмин итә. Дәресләрне тыңлаучылар туры эфирда сораулар бирә алачак.
2021 елның 27 гыйнварыннан проект кысаларында "Тормыш өчен икътисад", "Банк хезмәтләре. Банкны ярдәмче итеп сайлыйбыз", "Финанс мошенниклыгы. Үзеңне һәм гаиләңне якла"темалары буенча онлайн-форматта бушлай дәресләр оештырылачак.
Катнашу өчен проектның сайтында www.pensionfg.ru «Расписание» бүлегендә дәрес уздыруның уңайлы вакытын сайларга, үзара хезмәттәшлекне оештыру өчен контактлы зат турында белешмәләр күрсәтеп, гариза бирергә кирәк. Теркәлгәннән соң, электрон почтага онлайн-дәрескә тоташу өчен сылтама киләчәк.
Онлайн-дәрескә тоташу өчен күрсәтмәләр