Романова Таисия Алексеевнаның 90 яшьлек юбилее

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 23 гыйнварында Югары Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Романова Таисия Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин, "Тукай исемендәге" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Рамил Мөхәммәтгалиев юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Таисия Романова озак еллар "Тукай исемендәге" колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә  яши, биш бала тәрбияләп үстергән, унтугыз оныгы, егерме биш оныкчыгы бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International