23 нче гыйнвар көнне «Хыял» яшьләр үзәгендә Балтач муниципаль районы студентлары арасында «Ел студенты» премиясе узды.
«Ел студенты» премиясенә 16дан артык гариза килде, шулар арасында 10сы сайлап алынды.
Җиңүчеләрне бүләкләү өчен Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов чакырылган иде. Айдар Фоат улы үз чыгышында студентларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаелевич тә шулай ук барысын да бәйрәм белән котлады, студентларның укуларын уңышлы тәмамлауларын һәм районыбыз үсешенә зур йогынты ясауларын теләде.
Менә ул студентларның иң-иңнәре:
Югары уку йортлары арасында «Ел студенты» Гран-прига Шиһабетдинов Руслан лаек булды. Премиянең конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча ул иң яхшы күрсәткечкә иреште.
Урта махсус уку йортлары арасында Гран-прины Кузьмина Дарина алды.
«Ел интеллекты» номинациясе: Әсадуллина Гөлназ, Габдрахманова Алина
«Ел җәмәгать эшлеклесе» номинациясе: Иршат Бариев
«Ел спортчысы» номинациясе: Динар Халимов, Лилия Мөбәракҗанова
«Иҗади шәхес» номинациясе: Алина Анисимова
«Ел ачышы» номинациясе: Миләүшә Фролова
«Информацион чагылдыру» номинациясе: Алсу Әсадуллина
Бүләкләү тантанасыннан соң чарада катнашучылар һәм кунаклар кайнар чәй һәм кофе белән сыйландылар.
Шулай ук «Хыял» яшьләр үзәге студентлар көненә багышланган «Караоке StaR» музыкаль-күңел ачу уенын үткәрде.
Уен 3 этапта узды:
1 этап – «Сәламләү-разминка»
2 этап – «Караоке»
3 этап - «Эмоцияләр»
Уен нәтиҗәләре буенча катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.