Студентлар көне белән!

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле студентлар! Сезне Россия студентлары көне белән котлыйбыз!

Студентлар безнең яшьләребезнең иң актив, җаваплы, позитив фикер йөртүче һәм талантлы өлешен тәшкил итә. Сездәге иҗат потенциалы, үз эшегезгә бирелгәнлек, энтузиазм, яңа үрләр яулауга омтылу көче – теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итүдә төп чыганак.

Сез һәркайсыгыз үзенә бер төрле. Берәүләрегезгә – фәнни-тикшеренү эше, икенчеләрегезгә – технологияләр һәм җитештерү өлкәсе, өченчеләрегезгә – муниципаль һәм дәүләт хезмәте, дүртенчеләрегезгә волонтерлык якын. Ләкин кайсы өлкәдә көчле булуыгызга карамастан, шуны төгәл белергә тиешсез: сезнең потенциал Балтач муниципаль районы өчен бик кирәк. Сез – безнең төп интеллектуаль һәм иҗади көчебез, районыбызның киләчәге. Барлык хыял-өметләрегезне лаеклы рәвештә тормышка ашырырсыз, ә сездәге аң-белем Балтач өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торыр дип ышанабыз.

Кадерле дуслар, сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тормыш юлыгызда уңышлар, куелган максатларыгызга ирешүегезне телибез!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International