21 гыйнвар көнне «Хыял» яшьләр үзәге Балтач районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «офис спорт төрләре» буенча ярыш үткәрде.
Ярышларда 5 команда, һәр командада 4әр кеше катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «2 нче балалар бакчасы» командасы
2 урын - «1 нче балалар бакчасы» командасы
3 урын - «5 нче балалар бакчасы» командасы
4 урын - «4 нче балалар бакчасы» командасы
5 урын - «3нче балалар бакчасы» командасы
Барлык катнашучыларның да җиңү мөмкинлеге тигез иде, тик шулай да иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу!
Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог-ештыручысы Нәҗипова Л.Н. җаваплы.