«Мультфильмнар буенча викторина» интерактив уены

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

«Бергә күңелле» клубы эше кысаларында 2021 нче елның 21 нче гыйнварында Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлшат Салахова һәм Олеся Хәмидуллина Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең коррекция сыйныфында белем алучы 10 укучысы өчен «Мультфильмнар буенча викторина» дигән интерактив уен үткәрделәр.

Белгечләр сорауларга җаваплар формасында викторина әзерләделәр. Катнашучылар сорауга дөрес җавап биргәндә теләгән баллны ала алдылар. Балаларның сораулар категориясен ничек сайлауларын күзәтү бигрәк тә күңелле булды. Иң югары балл җыю теләге һәм ялгыш җавап биргәндә аннан мәхрүм калудан курку аларны бераз борчыды. Барлык балалар да сорауларга дөрес җавап бирә алдылар, үзләре өчен яңалык белделәр, уңышсызлыкларны лаеклы кабул итәргә өйрәнделәр.

Викторина җанлы атмосферада үтте, укучыларны да, педагогларны да сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International