Балтач сәнгать мәктәбе укучысы Хәмитова Зилә «La Primavera» оркестры белән чыгыш ясады

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хәмитова Зилә (җитәкчесе Гобәйдуллина А.Ф.), Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырылган яшь музыкантларның «Йолдызлы киләчәк» республика программасында катнашып лауреат булды. 20 гыйнвар көнне С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестрына кушылып гала-концертта чыгыш ясады. Афәрин Зилә! Зур уңышың белән тәбрик итәбез сине!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International