Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 17 гыйнварында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтҗанов Мәгъсүм Абдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр  җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Шагаева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, ЗАГС бүлеге, соңгы эш урыны һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов озак еллар Балтач урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Хатыны Әминә апа белән 59 ел бергә гомер иткәннәр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныгы, бер оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International