«BroomBALL»

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

16 гыйнвар көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан, «Тайгалак-шугалак» боз мәйданчыгында студентлар һәм эшче яшьләр өчен «BroomBALL» дип исемләнгән гадәти булмаган ярыш үткәрделәр. Катнашучылар кәшәкәләр урынына кулларында себеркеләр белән шугалакка чыктылар. Ә алка урынына алар өчен туп хезмәт итте. Яшьләрнең бурычы көндәшләренең «капкасына» мөмкин кадәр күбрәк туп кертү иде. Матч нәтиҗәләре буенча кызыл футболкалардагы команда җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International