Надыршин Гыйниятулла Нәҗми улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 14 гыйнварендә Балтач районының Куныр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Надыршин Гыйниятулла Нәҗми улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл» җәмгыяте директоры Зиннур Асхадуллин юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Гыйниятулла  Нәҗми улы озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хатыны Резеда апа белән 64 ел бергә гомер иткәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр, ундүрт оныгы һәм унбиш оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International