Балтач якташлык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителүче «Без - Балтачлар» дип исемләнгән газетаның чираттагы яңа саны дөнья күрде. 30 мең тираж белән басылучы газетаның тәүге битендә районыбыз үсешенә лаеклы хезмәт эшчәнлеген салган җитәкче, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән әзерләнгән әңгәмә белән танышырга мөмкин. Шулай ук, районыбыз тормышында үз эзләрен, үз юлларын салган райондашларыбыз хакында язмалар, Яңа елга теләкләр дә газета битләрендә урын алган.
Бергә булыйк, бердәм булыйк! Туган якка ярдәм итик, якташлыкны яклыйк!