Балтач районы авылларында 2021 нче елны актив һәм кызыклы итеп каршы алдылар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Менә шаулап – гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре дә үтеп китте! Куңелләрдә якты, тылсымлы эзләр генә калды...

Балтач район мәдәният узәгендә декабрь, гыйнвар ае чорларында яна ел чаралары даими уткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан зурлар өчен театраль тамаша һәм балалар өчен яңа ел әкиятләре әзерләде. Бер сулышта барган чаралар халык куңеленә хуш килде һәм тамашачы соравы буенча өстәмә курсәтелде.

24.12.2020, сәг 14.00 - Балтач мәдәният үзәгендә әти-әниләр һәм балалар өчен “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән концерт-тамаша утте.

25.12.2020, сәг.19.00 -  Үзәк чыршыны ачу. Чара “Хуш киләсең, Яңа ел...” дип исемләнгән театраль тамаша белән башланып китте, кич дәвамында җыр-бию, күңелле уеннар, викториналар белән үрелеп барды.

26.12.2020, сәг.19.00 - Автоклуб хезмәткәрләре Пускән авылында Яңа ел чарасы үткәрде. Бәйрәм авыл халкы белән берлектә күңелле узды.

27.12.2020 - Балтач узәгендә һәм Казанның Дәрвишләр бистәсендә Яңа ел алды ярминкәләре гөрләде.

27- 28. 12.2020, сәг. 19.00 – Балтач мәдәният узәгендә “Кыш бабай да башка, Яңа ел да башкача” дип исемләнгән концерт-тамаша үтте.

30.12.2020, сәг. 19.00 - Автоклуб хезмәткәрләре Пыжмара авыл халкына уенлы-җырлы Яңа ел программасы үткәрде.

31.12.2020, сәг 19.00- "2021 елга Угез хуҗа!" дип исемләнгән бал маскарад узды. Бәйрәмдә ТМTV Премиясе лауреаты Рафис Калимуллин да катнашты.

01.01.2021, сәг. 02.00 - Яңа ел дискотекасы.

01.01.21-09.01.21, сәг. 18.00 – Үзәк чыршы янында балалар, гаиләләр, яшүсмерләр өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Бәйрәм дискотекалары уздырылды.

04.01.2021, сәг. 10.00 - Балтач мәдәният узәгендә бәйрәм көннәрендә әти-әниләр һәм балалар өчен "Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән концерт-тамаша үтте.

10.01.2021, сәг. 19.00 - Тамашачы соравы буенча,  Балтач мәдәният узәгендә "Кыш бабай да башка, Яңа ел да башкача" дип исемләнгән концерт-тамаша үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International