13 гыйнвар көнне Балтач район башкарма комитеты архив бүлегендә Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В. Юрасов, Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Г. З. Габдрахманова булды, безнең район архивы хезмәткәрләренең эшен югары бәяләделәр. Алар бүлекнең агымдагы эше, узган елның йомгаклау күрсәткечләре, 2019, 2020 елларда откан грантларны гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар, агымдагы елда капиталь ремонт планлаштырылган ведомство архивы урнаштырылачак бинада булдылар. Кунакларны Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин һәм Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов каршы алды һәм озатып йөрде.