«ШаяртабызИЧ» татар КВН лигасы

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

КВН - ул үзеңнең иҗади сәләтләрне тормышка ашыру мөмкинлеге. КВНда барысы да була! Җырларга, биергә, пародия, актерлык, сәхнә осталыкларын күрсәтергә һәм болар барысы да дусларың белән бергә.

2021 елның 9 гыйнварында Балтач муниципаль районының авыл яшьләре өчен күңелле вакыйга - «ШаяртабызИЧ» татар КВН лигасы булып узды.

Конкурста Балтач районының 12 командасы катнашты:

- «Сос.На», Сосна авылы

- «Краш», Чепья авылы

- «Алга», Шубан авылы

- «Дорга яшьләре», Дурга авылы

- «Чыш-Кыш», Түнтәр авылы

- «Кызган таба», Карадуган авылы

- «Нормальный», Норма авылы

- «Смәел борчаклары», Смәел авылы

- «Чукмар», Куныр авылы

- «Борбаш колбасасы», Борбаш авылы

- «Исемсез», Нөнәгәр авылы

- «Тегермән», Яңгул авылы

Уенда катнашучылар юмор, креативлык, тапкырлык һәм яңа мәзәкләр күрсәттеләр, алар тамашачыда көлү, елмаю һәм позитив эмоциялар уятты. Визит номерлары күңелле, юмор белән узды, кызыклы миниатюралар күп булды. Командалар күрсәткән мәзәкләрнең кискенлеген, кызыклы сценкаларны, көлкеле миниатюраларны һәм актерлык осталыгын билгеләп үтәсе килә.

Киеренке көрәшкә карамастан, барлык командалар да лаеклы чыгыш ясадылар, ә җанатарлар актив рәвештә катнашучыларга көч биреп тордылар.

Жюри чыгышларны, юморны, текстларның, мәзәкләрнең сыйфатын, тамашачылар аудиториясенең кабул итүен, чыгыш ясау мәдәниятен, команданың сәхнә образын, оригинальлеген бәяләде.

Без барлык «ШаяртабызИч» КВН лигасы командаларын искиткеч уен белән котлыйбыз һәм аларга илһам, бетмәс-төкәнмәс юмор хисе һәм иҗади уңышлар телибез! Уйнагыз, катнашыгыз, укыгыз, эзләгез, тырышыгыз һәм җиңегез!

ТР Балтач муниципаль районы «Хыял» яшьләр үзәге директоры Гарифуллин Г.Т.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International