Бер көндә - 3 юбилей!

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 10 гыйнварында тыл ветераннары - Яңгул авылында яшәүче Мәрфуга Нәҗипова, Кенәбаш авылыннан Сәвия Хаҗиева, Норма авылыннан Сания Халиуллина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.   

Юбилярларга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International