2-3 гыйнвар көннәрендә утыз җиденче тапкыр «Хезмәт» газетасы призына традицион хоккей ярышлары узды. Ике көн барган җәһәт турнир җиңүчесе – «Норма» командасы. Икенче урында – «Зифа»(Смәел), өченчедә - «Кызыл юл», дүртенче урында - «Сосна» («Сосна» күмәк хуҗалыгы). Матур уен күрсәткән хоккейчы егетләрнең барысына да, җанатарларга, ярдәм итүчеләргә, район хоккей федерациясе рәисе Илшат Шакировка ихлас зур рәхмәтебезне җиткерәбез!