Район буенча сәяхәт

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнвар көнне район Советы, район башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында район буенча бик мавыктыргыч һәм кызыклы сәяхәт узды. Әлеге сәяхәт Балтач районының туризм маршрутын өйрәнү нияте белән үткәрелде.

Маршрут Чепья авылы «Халыклар дуслыгы» музее, Нөнәгәр авылында Кәшифә Тумашева музее, Чутай авылы мегафермасы һәм Яңгул авылында «Ива-мебель» фабрикасы аша үтте.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк, маршрут дәвамында «туристлар» гадәтләнгәнчә автобуста гына түгел, ә җигүле атларда да сәяхәт иттеләр.

Районыбызның күрсәтерлек матур җирләре бик күп. Тәүге туристлар әлеге сәяхәттән бик кәнагать калды. Бу юлларны туристлар кабат-кабат узар һәм һәр сәяхәт онытылмаслык булыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International