Нөнәгәр авыл җирлеге яңалыклары. Нөнәгәр авылында шугалак ачу тантанасы

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

6 гыйнвар көнне Нөнәгәр авылында тантаналы рәвештә шугалак ачу чарасы узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Шакиров Фаяз Фәнил улы, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Әхмәтханов Әлфрид Заһир улы, "Кызыл юл" күмәк хуҗалыгы рәисе Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы һәм Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе директоры Сөләйманов Айрат Габделмарат улы катнашты. 

Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды: авыл үзешчәннәре үзләренең җырлары белән уеннарны тагын да җанландырдылар, кызлар тимераякта үзләренең биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Шугалакка Кыш бабай белән Кар кызы да килүе уенчыларның кәефен күтәрде.

Җирлектәге 3 хоккей командасы үзара көч сынашты. Беренче урынны Чутай авылы командасы яуласа, икенче урынны авыл яшьләре, ә өченче урынны исә ветераннар командасы алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International