Хисамова Зөлһәбирә Әһлиулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

2020 елның 29 декабрендә Пыжмара авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хисамова Зөлһәбирә Әһлиулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Пыжмара авыл  җирлеге башлыгы Рафил Җәләев, "Кама" авыл хужалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рәкыйп Нәҗипов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Зөлһәбирә Әһлиулла кызы озак еллар "Кама" авыл хужалыгы җитештерү кооперативында эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы гаиләсендә  яши, сигез бала тәрбияләп үстергән, унҗиде оныгы, егерме оныкчыгы бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International