«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең чираттагы дәресләре тәмамланды

2020 елның 26 декабре, шимбә

«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең чираттагы дәресләре тәмамланды. Аз хәрәкәтле һәм урын өстендә ятучы гражданнарның социаль хезмәткәрләре һәм туганнары үз-үзеңә хезмәт күрсәтү ысулларын, гигиена тәрбиясе, туклану һәм ашату кагыйдәләрен, беренчел хезмәт күрсәтү алымнарын өйрәнделәр.

Дәресләрдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм авыруга тиешле тәрбия бирүне ничек тәэмин итәргә һәм карау процессын ничек җиңеләйтергә кирәклеген практикада күрсәттеләр. Укучыларга сертификатлар тапшырылды. Программа буенча киләсе яңа елда да укулар планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International