Яңа елга мәрхәмәтле йөрәк белән

2020 елның 26 декабре, шимбә

Яңа ел - иң тылсымлы, иң әкияти бәйрәм! Хыялларыбыз һәм ышанычларыбыз нәкъ менә шушы тылсымлы бәйрәм белән бәйле. Яңа ел алдыннан бигрәк тә бүләкләр бүләк итәсе, изге гамәлләр кыласы, Кыш бабай булып, кемнеңдер хыялын тормышка ашырасы килә. Бигрәк тә балалар хыялы булса!

2020 нче елның 25 нче декабрендә Балтач бистәсенең «Чәй йорты»нда «Яңа елга мәрхәмәтле йөрәк белән» дигән хәйрия чарасы узды. Әлеге чараны оештыручысы һәм хәйриячесе Гафиуллин Раиф Нәкыйп улы булды. Чарага 12 балигъ булмаган балалар тәрбияләүче тол хатын һәм ялгыз әтиле гаиләләр чакырылган иде.

Чарада катнашучы кунаклар чын-чынлап бәйрәм атмосферасын тойдылар. Һәр бала Яңа ел бүләге: тәм-томнар һәм уенчык алды. Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре алар өчен җырлар, биюләр, табышмаклар белән бәйрәм ясадылар. Ә «Чәй йорты» хезмәткәрләре барлык кунакларны салат, камыр ризыклары һәм коктейль белән сыйладылар. Һәркем бәйрәм кәефен тойды. Саубуллашканда кунаклар чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International