Соңгы елларда халык арасында үзенең сәламәтлегенә игътибар бирү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү артты.
24 декабрьдә Нөнәгәр авылында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында чыршы янында скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр 2020-2021 елгы кышкы сезон ачуга җыелдылар. Авыл уртасында бизәлгән Яңа ел чыршысы янында күнегүләр ясадылар, скандинавия йөреше кагыйдәләрен кабатладылар.