Үзәк чыршыны ачу тантанасы

2020 елның 26 декабре, шимбә

25 декабрь көнне «Балтач» ял паркында Үзәк чыршыны ачу тантанасы булып узды. Әлеге чара театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. 

Кыш бабай белән Кар кызы район халкын сәламләп, киләсе Яңа ел белән котлады, җылы теләкләрен ирештерде.

Тышта салкын булуга карамастан, беркем дә туңып тормады, халык күңел ачты, биеде, уеннарда катнашты, чыршы тирәли җырлап әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International