«Факел» клубы хезмәткәрләре Яңа ел тамашасы үткәрделәр

2020 елның 25 декабре, җомга

2020 елның 18 декабрендә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре «Тайгалак-шугалак» боз шугалагында Яңа ел тамашасы үткәрделәр.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен театральләштерелгән уен тамашасы кызыклы конкурслар, күңелле уеннар, дәртле биюләр, кышкы җырлар, якты бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйләннәр белән баетылды. Клуб хезмәткәрләре балалар белән бергә әкият геройларына әйләнделәр, алар балаларга төрле биремнәр белән, «Яңа ел могҗизасы» ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International