Хастаханәләрне Яңа ел атрибутикасы белән бизәү буенча акция

2020 елның 25 декабре, җомга

«Бердәм Россия» партиясенең үзәк башкарма комитеты хастаханәләрне, кабул итү бүлмәләрен Яңа ел атрибутикасы белән бизәү буенча инициатива белән чыкты.

«Бердәм Россия» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе акцияне тормышка ашыруга кушылды һәм Балтач үзәк район хастаханәсен Яңа ел кәефе булдыру өчен чыршы уенчыклары, партия символикасы төшерелгән өчпочмаклы флаглар белән бизәде.

Барыгызга да нык сәламәтлек һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International