2020 елның 22 декабрендә Балтач районының Шубан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Садыйкова Фәүзия Мөҗип кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗипов, җаваплылыгы чикләнгән «Алга» җәмгыятенең баш икътисадчысы Фәнил Ибениев юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Фәүзия Мөҗип кызы озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хәзерге вакытта улы гаиләсендә яши, җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, унбиш оныгы һәм унике оныкчыгы бар.