Социаль хезмәтләр алучылар өчен инструктаж үткәрү

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Чепья авылындагы янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрделәр. Янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре инвалидларга һәм өлкәннәргә янгынга юл куймау буенча төп моментларны искә төшерделәр. Әңгәмә белешмәлекләр һәм буклетлар тарату белән тәмамланды.

Теоретик белемнәр икенче көнне социаль-тернәкләндерү бүлеге клиентларын эвакуацияләү буенча практик тренировка белән ныгытылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International