19 декабрь көнне районыбызны тагын да ямьләндереп «Салкын чишмә» эко-паркы ачылды. Олы яшьтәге балтачлыларның күңелендә бу чишмә бик күп якты хатирәләр саклый. Алар район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр. «Салкын чишмә» халыкны тәмле суы белән генә куандырып калмый, хәзер ул ял итү, саф һава сулап, табигатькә сокланып йөрү урыны да.
Биредәге үзгәрешләр хакында бик күп мактау сүзләре ишетелде. Олылар гына түгел, яшьләр дә бу урынны яратты, кич йөрергә чыга: чишмә тирәсендәге гүзәллеккә сокланып йөргәннән соң, эко-паркның дәвамы булган зонада атынчыкларда атынып, рәхәтләнеп ял итә.
Чыннан да, «Салкын чишмә»бездә бик күп күләмле эшләр башкарылган. Төзүчеләргә монысы өчен аерым рәхмәт. Инде хәзер шушы матурлыкны саклап тоту гына кирәк. Анысы инде районыбыз халкы намусында.
.jpg)
.jpg)