2021 елның 5 гыйнварында, сәгать 10:00 да, Кукмара шәһәре, «Комсомол мәйданы» паркында «Кукмара итекләре» («ITEKFEST») Республика халык иҗаты фестивале уза. Бу чара вакыйгалар туризмында иң якты, төрле яшьтәге кешеләр өчен уникаль һәм гаять масштаблы бәйрәм булып тора.
Фестивальне уздыру Татарстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясендә дә халык һөнәрчелеген, декоратив-гамәли сәнгатьне торгызу һәм саклау өчен мөһим әһәмияткә ия.
«Кукмара итекләре» традицион фестиваль – ярминкәсе киез итек җитештерүне популярлаштыру максатыннан оештырылган, аның кысаларында теләгән һәркем үз куллары белән киездән эшләнмәләр ясый, төрле кышкы уеннар – конкурсларда катнаша ала.