16 декабрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советының бишенче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Район Советының бишенче утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының 2021-нче елга, 2022-2023-нче елларның планлы чорына бюджеты турында.
3. Балтач муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге турында.
4. Балтач муниципаль районының 2021-нче елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планы турында.
5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль контроль төрләре һәм җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибен раслау турында.
7. Балтач район Советының 2021 елга эш планы турында.
8. Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарында сайланып куелып үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы вазыйфаи затларның, Контроль-хисап палатасы рәисенең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.
Беренче һәм икенче сораулар буенча сүз район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде. Балтач муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге турында район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева чыгышы тыңланды. Дүртенче сорау буенча район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илвир Мөбәрәк улы Фәтхетдинов чыгыш ясады. Бишенче һәм алтынчы сораулар буенча сүз район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Ренат Сабит улы Фатыйховка бирелде. Балтач район Советының 2021 елга эш планы белән һәм Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнарында сайланып куелып үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы вазыйфаи затларның, Контроль-хисап палатасы рәисенең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертү турында Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Хөрмәтулла кызы Мөхәммәтҗанова таныштырды.