Кызлар командалары арасында хоккей турниры

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

13 декабрь көнне Балтач спорткомплексы шугалагында өченче мәртәбә кызлар командалары арасында хоккей турниры узды.

Ярышларны яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Наил улы Садыйков ачып җибәрде. Кызларның батырлыгына соклануын ассызыклап үтте. Әлеге турнир яшьләр эшләре министрлыгы үткәргән социаль проектлар конкурсында отып чыгып грантка ия булган Ләйсән Әсхәтова, Илшат Шакиров, Зилия Мортазина, Ленар Галиев һәм ZOOR-ZOOM оешмасы ярдәме белән үткәрелде. Кызлар елдагыча матур уен күрсәттеләр.

Кискен көрәштә иң көчле команда исемен "Салавыч" командасы яулады. "Түнтәр"- икенче, "Субаш"- өченче урында. Афәрин, кызлар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International