Закирова Әлфия Гыйлман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 12 декабрендә Арбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Закирова Әлфия Гыйлман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, Карадуган авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк күчтәнәчләр тапшырдылар.

Хәзерге вакытта Әлфия Закирова кызы гаиләсендә яши, ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы, ике оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International