Дүртенче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

14 декабрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Район Советының бишенче утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге турында.

2. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

3. Балтач муниципаль районының 2021-нче елга, 2022-2023-нче елларның планлы чорына  бюджеты турында.

4. Балтач муниципаль районының 2021-нче елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру  планы турында.

5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә муниципаль контроль төрләре һәм җирле үзидарә органнары исемлеген алып бару тәртибен раслау турында.

7. Балтач район Советының 2021 елга эш планы турында.

Балтач муниципаль районы мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге турында Алия Юныс кызы Шагаева чыгышы тыңланды. Икенче һәм өченче сораулар буенча сүз Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде. Дүртенче сорау буенча Илвир Мөбәрәк улы Фәтхетдинов чыгыш ясады. Бишенче һәм алтынчы сораулар буенча сүз Ренат Сабит улы Фатыйховка бирелде. Балтач район Советының 2021 елга эш планы белән Рәзинә Хөрмәтулла кызы Мөхәммәтҗанова таныштырды.

Дүртенче чакырылыш Балтач  район Советының чираттагы бишенче утырышын 2020 елның 16 декабрендә үткәрергә планлаштырыла. Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International