9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан, Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча координацион эш комиссиясе белән берлектә Балтач авылара Үзәк китапханәсе китапханәчеләр өчен «КОРРУПЦИЯГӘ – кызыл төс» дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсы игълан итте.
Буктрейлер - бер китап мотивы буенча ясалган зур булмаган видеоролик, аның максаты укучыны әсәр белән таныштыру һәм кызыксыну уяту. Китапханәчеләр үз эшләрендә рус һәм татар язучыларының ришвәтчелек һәм караклык мәсьәләләренә кагылышы булган әсәрләрен яктыртты.
Конкурста катнашучылар тарафыннан 30дан артык иҗади эш тәкъдим ителде, алар арасында иң яхшылары дип: 28 нче номерлы Шеңшеңәр филиалы (Галиева Зөлфия Насих кызы), 24 нче Смәел филиалы (Әхмәдиева Гөлфинә Зиннәтулла кызы), 17 нче номерлы Югары Шубан филиалы (Гатауллина Миләүшә Яхъя кызы), 15 нче номерлы Кече Лызи филиалы (Габидуллина Светлана Вениамин кызы), Үзәк китапханә (Ильязова Зилә Рәис кызы) табылды.