Ивашов Егор Алексеевич һәм аның гаиләсе истәлеген мәңгеләштерү буенча мемориаль такта ачу тантанасы

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

12 декабрь көнне Сырья авылында 1930 елда кулак ителгән Ивашов Егор Алексеевич һәм аның гаиләсе истәлеген мәңгеләштерү буенча мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Тантанада Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, "Труд" ҖЧҖ директоры Рәшит Һадиев, Чепья авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Петр Чернов, Чепья авылының "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәрләре һәм аңа нигез салучы - алыштыргысыз директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев, Сырья авылы халкы һәм мактаулы кунаклар - Себергә сөрүнең бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә сынаган Егор Алексеевичның оныгы Михеева Евдокия Дмитриевна, аның балалары: Иванова Надежда Александровна, Василий һәм Сергей Александрович Михеевлар (Карлыган авылы) һәм иң ерактан килгән кунак Фомин Сергей Иванович (Обнинск шәһәре) катнашты.

Тантаналы өлештән соң чара концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International