Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3-10 декабрендә һава температурасы климат нормасыннан 9-17° ка түбән, минималь температура -20..-25°, аерым районнарда -28°ка кадәр булган аномаль-салкын һава торышы күзәтелә. Республикада аномаль-салкын һава торышы 2020 елның 14 декабренә кадәр саклана.
Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2020 елның 12 декабренә фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан 3-8 м/с. Минималь һава температурасы төнлә, иртән -14..-19˚, аязган вакытта -22..-27˚, көндез максималь һава температурасы -7..-12˚. Юлларда бозлавык.