Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә коррупцион хокук бозуларны өйрәнү максатыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча утырыш

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә коррупцион хокук бозуларны өйрәнү максатыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча утырыш узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

1. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә район  прокуратурасының тикшерү нәтиҗәләре турында.

2. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә  коррупцион хокук бозуларны өйрәнү максатыннан  халык фикерен өйрәнү буенча сораштыру нәтиҗәләре хакында.

Беренче сорау буенча чыгыш ясау өчен  сүз Балтач район прокуроры ярдәмчесе Гульнара Миннехай кызы Галиуллинага бирелде.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә халык фикерен өйрәнү буенча сораштыру нәтиҗәләре хакында Энҗе Фәрит кызы Гарипова таныштырды. 

Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде:

1. Бүгенге утырышта әйтелгән җитешсезлекләр белән мәктәпкәчә белем бирү учреждение җитәкчеләрен таныштырырга.

2. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә халык фикерен өйрәнү буенча сораштыру нәтиҗәләрен районның сайтында урнаштырырга, матбугат битләрендә яктыртырга.

3. Мәгариф идарәсенә мәктәпкәчә белем бирү учреждение җитәкчеләре белән җыелыш үткәрергә, балалар бакчаларында стендлар ясатырга, искеләрен яңартырга.

4. Мәгариф идарәсенә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә персонал белән җыелышлар үткәреп ата-аналардан бәйрәм чараларына, бигрәк тә туган көннәргә акча җыеп бүләк алуны туктату өстендә эшне оештырырга. Хезмәткәрләргә үзләренә үк бүләкләр бүләк итү омтылышларына чик куярга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International