Салавыч Сәрдегәне авылы яңа ФАПлы булды!

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Салавыч Сәрдегәне авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасы узды. Тантанада район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев катнашты. Әлеге ФАП районыбызда 15 нчесе, бина «Модульле ФАПлар төзү» республика программасы кысаларында сафка басты.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин Сәрдегән авылында озак еллар фельдшер булып эшләгән Люция Шакирҗан кызы Зыятдиновага хезмәте өчен рәхмәт белдерде, бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International